Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның медицина учреждениеләрендә битлек кияргә киңәш итәләр

Медицина оешмаларына килүчеләргә һәм пациентларга элеккечә үк битлек кияргә киңәш ителә.

Медицина оешмаларына килүчеләргә һәм пациентларга элеккечә үк битлек кияргә киңәш ителә. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза Татар-информ.

— Учреждениедә битлек режимы гамәлдән чыкмады да, — дип уртаклашты безнең белән Алабуга үзәк район хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Азат Гайсин.

Табиб билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ОРВИ белән мөрәҗәгать итү очракларының артуы күзәтелми. 

Федераль учреждениеләр белгечләре мәгълүматлары буенча, ОРВИ һәм Covid-19 авырулар саны сентябрьдән арту куркынычы бар.

Табиблар куркынычсызлык чараларын үтәргә һәм ревакцияләнергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев