Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның мәктәп укучыларын «Имин юллар» онлайн-олимпиадада катнашырга чакыралар

Олимпиада башлангыч класс укучылары өчен үткәрелә. 

Татарстанның 1-4 сыйныф укучылары юлларда куркынычсызлык нигезләрен белүгә Россия күләмендәге онлайн-олимпиадада катнаша ала. Олимпиада «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча оештырыла, дип хәбәр итә ТРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы. 
Балаларда юлларда куркынычсыз тәртип культурасын формалаштыру бүгенге көндә мөһим бурыч булып тора, дип искәрттеләр министрлыкта.
«Имин юллар» олимпиадасы 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр Учи.ру платформасында үтәчәк. 
Биремнәрне уңайлы булган теләсә кайсы көндә эшләргә мөмкин. Катнашучыларга интерактив уку һәм тест биремнәрен үтәргә кирәк булачак. 
Онлайн-олимпиада нәтиҗәләрен ясаганнан соң, катнашучылар диплом, сертификат һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев