Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның су объектларында ноябрьдән патруль группалар эшли башлый

Патрульләр боз буенча елга һәм күлләрне кичеп чыгарга теләүчеләрне туктатачак.

Ноябрь аеннан башлап, республика сулыкларында патруль группалар эшли башлаячак. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында уздырылган брифингта Татарстанның кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Патрульләр боз буенча елга һәм күлләрне кичеп чыгарга теләүчеләрне туктатачак.
«Юка боз катламы барлыкка килә башлау белән сулыклар кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра. Тыя торган билгеләргә карамастан, ныгымаган, яхшылап катмаган боз өстенә чыкканда, күпләр моның ни белән бетәсен башына китерми. Кышкы фаҗигаләрнең күбесе нәкъ менә көздән кышка күчкән вакытка туры килә », — дип сөйләде Юрий Венедиктов.
Дәүләт инспекторы сүзләренчә, узган елда боз астына төшеп биш кеше һәлак булган, 87 кешене коткарып кала алганнар. 
Постлар тәүлек буена кизү торачак. Моннан тыш, татарстанлыларның балык тотарга яраткан 9 урында пост куелачак.
Кагыйдәләрне бозган кешеләргә штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев