Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Татмедиа» АҖ басмалары пандемия шартларында матбугатка язылу тиражларын арттыра алган

Газета һәм журналларның гомуми тиражы 225,7 мең данә тәшкил иткән.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте пандемия вакытында тиражларның кисәк кимүен булдырмауга ирешкән. 2020 елның 2нче яртыеллыгына газета һәм журналларның гомуми тиражы 225,7 мең данә тәшкил иткән. 
Комплекслы чаралар ярдәмендә тиражларның кисәк кимүенә юл куелмаган: басмаларга онлайн рәвештә язылырга, аларны киоскларда һәм башка җирләрдә сатып алырга мөмкин булган. 
Шулай ук язылу ункөнлеге вакытында да ташламалар булган. Күп кенә редакцияләр пандемия чорында үз тиражларын арттыра алган.
Әйтик, "Нижнекамская правда«ның тиражы — 28,5, «Туган як» — 18,8 һәм «Теләче» газетасының 7,6, «Казанские ведомости» — 1,9, «Казан утлары» журналының тиражы 2,4 процентка арткан.
Ә журналларга килгәндә, «Чаян» журналы үзенең тиражын — 8,7, «Казань» — 2,7, «Безнең мирас» журналы 2,7 процентка арттырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев