Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Татмедиа» быел журналлар сату күләмен 92 процентка арттырган

Компания рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә газета-журналлар нәшер итә.

«Татмедиа» АҖ 2021 елның беренче яртыеллыгында басма продукцияне ваклап сату күләмен арттырган, шул ук вакытта журналлар сату буенча аеруча зур үсеш күзәтелгән. Медиахолдинг генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Без журналлар сату күләмен 92 процентка, ягъни ике тапкыр диярлек арттырдык. Бу — бик зур нәтиҗә. Ә бит республикада журналларны ябу ихтималы хакында фикер алышкан чор да булды. Без журнал продукциясенә сорауның артуын күрәбез. Турыдан-туры сатуга ясалма рәвештә ярдәм итеп булмый, чөнки кешеләр үз акчасын түли. Бу — безнең хезмәткә бәя һәм басмаларның сыйфатындагы төп күрсәткеч», — дип искәртте Садыйков.

Медиахолдинг генераль директоры сүзләренчә, сату күләме артуга «Татмедиа» басмаларын республикадагы барлык киоскларда да кеше күзе төшәрлек урынга кую нәтиҗәсендә ирешелгән. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә контентны үстерү эше дә җайга салынган. Журналлар үзләре дә үзгәреш кичерде. Күп кенә язмалар астында QR-код урнаштырыла. Аны сканердан чыгартып, тәкъдим ителгән контентны киңәйтергә мөмкин.

«Бүгенге көндә «Татмедиа» журналлары үз тирәсендә укучылар өчен өстәмә сервислар тәкъдим итә торган ниндидер медиакиңлек, күп баскычлы мәгълүмати мохит формалаштыра. Боларның барысы да безнең продуктларга ихтыяҗ рәвешендә нәтиҗә бирә», — дип ачыклык кертте Садыйков.

«Татмедиа» АҖ 2007 елның 1 октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән оештырыла. Медиахолдинг 98 район, шәһәр һәм республика газетасын, 20 журналны, 17 телеканалны, 12 радиоканалны, 81 сайтны һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын берләштерә. Компания рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә газета-журналлар нәшер итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев