Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Татмедиа» делегациясе Кырымда «Ак Барс» балалар сәламәтләндерү комплексын карады

Монда Татарстан балалары да, Россиянең башка регионнарыннан килгәннәр дә ял итә алачак.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте делегациясе Кырымдагы «Ак Барс» балалар-яшьләр сәламәтләндерү комплексы төзелешенең барышы белән танышты. Әлеге комплекс Фороста яр буенда — Ялта янындагы үзенчәлекле ландшафтлы паркта төзелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Сәламәтләндерү комплексы ял итәргә килгән беренче балаларны инде быел ук кабул итәр дип планлаштырыла.

Балалар комплексы төзелеше 2021 елның башында старт алды. 

Хәзер төзелә торган объект урынында элек балалар сәламәтләндерү лагере булган. Ләкин аның инфраструктурасы яраксыз хәлгә килгән. Монда заманча комплекс булачак, балалар белән очрашуга танылган остазлар чакырылачак.

Монда Татарстан балалары да, Россиянең башка регионнарыннан килгәннәр дә ял итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X