Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«ТАТМЕДИА» җитәкчесе Шамил Садыйков котлавы

Бүгенге көндә «ТАТМЕДИА«га 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радио, интернет челтәрендә 81 сайт, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы керә.

Хөрмәтле коллегалар! 

Медиахолдинг 15 ел эчендә системалы рәвештә эшне җайга салу, яңа тенденцияләрне үзләштерү кебек мөһим этаплар узды. Без мәгълүматны аудиториягә тәүлек әйләнәсе җиткерәбез.

Бүгенге көндә "ТАТМЕДИА«га 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радио, интернет челтәрендә 81 сайт, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы керә. Без ике дәүләт телендә эшлибез. 
«ТАТМЕДИА» акцинерлар җәмгыятендәге газеталар татар, рус, чуваш, удмурт телләрендә нәшер ителә. 49 газета татар телендә, 43е — рус телендә, 5 — чуваш телендә һәм 1 газета удмурт телендә басыла. 

Киләсе елларда да бердәм команда булып, яңа проектлар булдырып, аудитория таләпләренә туры килердәй контент булдыру юнәлешендә үсик! 
«ТАТМЕДИА» акционерлар җәмгыятенә кергән һәрбер редакция хезмәткәрен ихластан котлыйм! Сезгә сәламәтлек, яңа идеяләр, яңа проектлар, гаилә бәхете һәм җан тынычлыгы телим! 

«ТАТМЕДИА» АҖ Генераль директоры
Шамил Садыйков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев