Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“ТАТМЕДИА”ның 13 еллыгына 13 кызыклы факт

Ул 2007 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән оештырыла. “ТАТМЕДИА” медихолдингы турында 13 кызыклы факт тәкъдим итәбез.

1 факт. «ТАТМЕДИА» составында 70 филиал бар. Акционерлык җәмгыятенең медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 20 журнал, 17 телеканал, 12 радиоканал, 81 интернет-сайт, "Татар-информ«мәгълүмат агентлыгы керә. Холдинг рус, татар, чуаш һәм удмурт телләрендә газета-журналлар чыгара.
2 факт. «ТАТМЕДИА» массакүләм мәгълүмат чаралары сайтларында көн саен 3 меңнән артык уникаль материал чыга, ә социаль челтәрләрдә 3,2 меңнән 5,5 меңгә якын пост урнаштырыла. 
3 факт. Татарстанлылар «ТАТМЕДИА» АҖ бренды астында нәшер ителгән газета һәм журналларны бөтен Татарстан буенча 451 сәүдә ноктасында сатып ала алалар.
4 факт. Бу елның җәендә Татпотребсоюз идарәсе белән Татарстанның автолавкаларында һәм авыл кибетләрендә «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларын сату турында килешүгә ирешелде. Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Чүпрәле, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Тукай һәм Тәтеш районнарына холдингның район филиаллары аша газета-журналлар китерелә.
5 факт. «ТАТМЕДИА» АҖ газета киосклары хуҗалары белән үз вакытлы басмаларын урнаштыру турында килешүләр төзеде. 
6 факт. Казанда быел беренче тапкыр «ТАТМЕДИА» вендинг автоматлары 11 объектта урнаштырылды. 
7 факт. «ТАТМЕДИА» АҖ Covid-19 коронавирус пандемиясе вакытында да газета-журналларга язылучыларын югалтмаган. 2020 елның икенче яртыеллыгына газета һәм журналларның гомуми тиражы 225,7 мең данә тәшкил иткән — бу 94,2 процент.
8 факт. Апрель аенда «ТАТМЕДИА» холдингының социаль челтәрләрендәге массакүләм мәгълүмат чараларына язылучыларның гомуми саны 2 миллионга җиткән, аларның 50 проценты — татар төркемнәрень язылучылар.
9 факт. «ТАТМЕДИА» Telegram каналы — холдингның иң эре телеграм-каналы. Аңа 9,2 меңнән артык кеше язылган. Электрон ресурс 2019 елның августында булдырылган.
10 факт. Быел «Татмедиа» да «Ялкын», «Салават күпере» һәм "Сабантуй"журналларының балалар медиабораториясе ачылды.
11 факт. "ТАТМЕДИА«да иң зур фотобанк җыелган, анда узган гасыр уртасыннан алып безнең көннәргә кадәр республиканың иң әһәмиятле вакыйгаларының фотокадрлары саклана.
12 факт. Быел медиатармак хезмәткәрләрен өзлексез укыту һәм квалификацияләрен күтәрү өчен «Татмедиа Медиамәктәбе» оештырылды.
13 факт. «ТАТМЕДИА» — Татарстанда иң күп укыла торган сайт, LiveInternet рейтингында 1 урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев