Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Татмедиа»ның басмаларын ваклап сату 46 процентка арткан

Дүрт ай эчендә «Татмедиа» АҖ 16,7 мең данә басма матбугат саткан.

Агымдагы елның 4 аенда «Татмедиа» АҖнең газета-журналларын ваклап сату 46 процентка арткан.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков билгеләп үткәнчә, басмалар киоскларның 90 процентында тәкъдим ителгән. Аларның барысын да сатып алу мөмкинлеге бар.
«Бездә язылу институты зур, әмма без ваклап сатуга игътибар итәргә булдык. Яшь кешеләр мобиль, алар актуаль яңалыкларны алдан белергә тели, — ди Шамил Садыйков.
Дүрт ай эчендә «Татмедиа» АҖ 16 мең данәдән артык басма саткан. Сатуларны сәүдә нокталарының санын, аларның танылуын, уңайлылыгын һәм якын-тирәдә урнашуын арттыру хисабына күтәрә алган.
2020 елның икенче яртыеллыгына газеталарның гомуми тиражы — 225 мең данә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев