Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татьяна Ларионова Алабуга мәгариф учреждениеләрендә булды

Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе мәгариф хезмәткәрләренең Август конференциясенә әзерлек барышы белән танышты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Алабугага эш визиты вакытында эшләрнең сыйфатын һәм масштабын бәяләде. Район җитәкчесе Рөстәм Нуриев белән бергә ул вертолет мәйданчыгында, Алабуга политехника көллиятендә, «Университет» гомуми белем бирү мәктәбендә (элек — 5нче мәктәп), «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында булды. Хәзер уку йортларында эш башлануга соңгы әзерлекләр бара.
Шушы көннәрдә полилингваль мәктәп проект документларына туры килү турында бәяләмә алды.
Исегезгә төшерәбез, яңа мәктәп шәһәрнең иң яшь микрорайонында — дүртенче мәхәлләдә урнашкан. Ул 1224 урынга исәпләнгән. Проект буенча мәктәптә кече һәм өлкән сыйныфлар өчен блоклар, гомуми мәктәп билгеләнешендәге бүлмәләр, төшке аш залы, бассейн, медпункт, спорт залы, уку залы булган китапханә, ә мәктәп территориясендә — спорт һәм уен мәйданчыклары, чаралар үткәрү өчен иҗтимагый зона бар. Полилингваль белем бирү комплексында балаларны берьюлы өч телдә — рус, татар һәм инглиз телләрендә укытачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев