Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татьяна Ларионова балаларны китап укырга чакырды

2 октябрь Алабуга шәһәренең 1нче мәктәбендә икенче сыйныфта укучылар өчен "Куркынычсыз интернет" темасына багышланган ачык дәрес үтте.

Әлеге ачык дәрес калганнарыннан бераз аерылып тора, чөнки анда мәртәбәле кунаклар: ТР дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, район мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов, райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова катнашты.

Дәрес башында укытучылар компьютер, монитор, тычкан, клавиатура, системалы блок, интернет турында табышмаклар әйтте, укучылар актив җавап бирде. Димәк, алар барысы да компьютер һәм интернет белән таныш.

- Мин бүген сезнең янда булуыма бик шат. Сез бүген интернет турында, аның тормышта кирәклеге турында сөйләшәчәксез, ләкин мин сезне кисәтергә телим. Интернет бер минутта бик күп мәгълүмәт бирсә дә, алар тиз арада онытылырга да мөмкин. Шуңа күрә минем сезгә беренче киңәшем: күбрәк китаплар укыгыз. Китаптан алган мәгълүмәт хәтердә тизрәк кала һәм озаграк саклана, бу бик мөһим, - диде укучыларга мөрәҗәгатендә Татьяна Ларионова.

Ә интернетның файдалы һәм зыянлы яклары турында беләләрме икән? Бу соравыбызга да җавап алдык.

- Интернетта утырырга яратам, социаль челтәрләргә керәм, мәгълүмәт алам, дәрес әзерләгәндә файдаланам, - ди Данил Идиатуллин. Интернеттан файдалану кагыйдәләре белән дә тыныш ул, мәсәлән рамка эченә алынган "сатып алырга" дигән сүзләр чыкканда, беркайчан да "әйе"гә басарга ярамаганлыкны, "вирус" дигән язу чыккканда "x" билегесенә басарга кирәклекне белә.

Интернет - мәгълүмәт дөньясы. Аралашу, кем белән телисең - шуның белән элемтәгә чыгу, дусларны эзләп табу, белем алу, ял итү, барлык яңалыкларны да белеп бару, кирәкле мәгълүмәтка ия булу - анда барысы да мөмкин. Ни генә дисәләр дә, интернетның, тискәре якларына караганда, уңайлары күпкә күбрәк.

Дәрес ахырында һәр укучыга "Куркынычсыз интернет - балаларга" дип исемләнгән буклетлар тапшырылды. Анда дәрестә китерелгән мисаллар, бирелгән киңәшләр урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев