Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Түбән Кама егете концертлар сезонын Алабугада башлады

"Татар моңы" халыкара конкурс лауреаты Марат Фәйрушин концертлар турының дүртенче сезонын безнең шәһәрдә башлап җибәрде. Танылган җырчы чыгышы татар, керәшен халык җырлары белән ачылды.

- Бүген бәйрәм, - диде ул, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп. - Җырлыйбыз, биибез, сәхнәгә менеп биесәгез дә була.

Түбән Кама егете Марат Фәйрушинны республикада, илдә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр. Татар җырларын дөньяга таратуы белән халыкның хөрмәтен яулаган Марат биш-алты яшеннән җырлый башлаган. Аннан еш кына шундый зур талантының каян килүе турында кызыксыналар. Алабугалылар да бу сорауны бирми калмады. Җаваптан күренгәнчә, әти-әнисе сәнгать кешеләре булмаса да, җырга, моңга гашыйк кешеләр, ә бер бабасы матур җырлаган . "Шуннан да күчкәндер инде", - ди ул үзе тыйнак кына.

Концертта яшь җырчы Регина Тимербулатова һәм Марат белән бергә дүрт ел эшләүче Азат Шәйхетдинов, танылган баянчы Ринат Вәлиев катнашты. "Сәйдәш" бию театры артистлары Алия һәм Ильяс очынып татар, испан, тау халыклары биюен башкарды. Яшь биюче Ландыш Камалиева да осталыгын күрсәтте. Алып баручы, театр һәм эстрада артисты, танылган юмор остасы Фәиз Майдуллин җыр-бию арасында көлкеле сүзләреннән башка, сәяси репрессия корбаннарын искә алып, Ибраһим Сәлахов әсәреннән өзек сөйләде.

Кырым татары Сергей Какураның "Гашыйк булдым Мәҗнүн кебек", Ринат Гобәйдуллинның Роберт Миңнуллин сүзләренә язган "Каз өмәсе" җырлары аеруча алкышларга күмелде. Республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Илһам Хисмәтуллин һәм Әтнә ягыннан яшь композитор Реваль Хисмәтуллинның яңа җырларын да башкарды җырчы һәм алар тамашачы күңеленә хуш килде. Үзе бии, үзе җырлый, моңлы көчле тавышы белән залны әсир итте Марат, аңа чәчәкләр бүләк итүчеләргә бүләк тә эләкте - җырчының рәсеме төшкән афиша. Тәнәфестә теләгән кеше җыр дискларын сатып алды.

Халык җырларын яшьләр репертуарында күрү - олы шатлык. Марат Фәйрушин концертында аларга шактый урын бирелгән.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Фото Марат Фәйрушинның ВКдагы шәхси сәхифәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев