Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Түбән Кама» милли паркы туристлык-рекреацион зона исеменә дәгъва кыла

Тавыш бирү 23 июльдә тәмамланачак.

Татарстанның биш проекты Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча I Бөтенроссия конкурсында катнашачак. Бу хакта ТР Иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Конкурска Россиянең 68 субъектыннан 115 катнашучы гариза биргән. Татарстан конкурска максималь санда командалар игълан иткән республика булып тора. 
Республика тарафыннан тәкъдим ителгән һәр кластер үз эченә бер яки берничә аеруча саклана торган табигый территорияне ала. Алар арасында «Түбән Кама» милли паркы да бар. 
Проект өчен https://priroda.life/ сайтында тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 23 июльдә тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев