Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Түбән Кама» милли паркында шашлык кыздыручылар штраф түләячәк

8 июльдән милли парк территориясендә югары янгын куркынычы классы билгеләнгән.

Узган атнада «Түбән Кама» милли паркы территориясендә учаклар кабызган өчен административ хокук бозулар турында өч беркетмә төзелгән. Бу хакта «Түбән Кама» матбугат хезмәте хәбәр итә. 
«8 июльдән башлап милли парк территориясендә югары янгын куркынычы классы билгеләнде. Әмма төбәк халкы һәм кунаклары, табигать саклау хезмәтләренең күпсанлы рәсми кисәтүләренә һәм үтенечләренә карамастан, табигатьтә шашлык кыздырып ял итүләрен һәм пикниклар оештыруларын дәвам итә», — дип хәбәр итә Милли парк хезмәткәрләре. 
8 июльдән 14 июльгә кадәр тыелган урыннарда кайнар ризык һәм шашлык әзерләү өчен учак яндыруның өч очрагы ачыкланган. Хокук бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелгән. 
РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.39 статьясы санкциясе 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр административ штраф салу рәвешендә җаваплылыкка тартуны күздә тота.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев