Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Түбән Камада коронавирус кабынуы юк

Моны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы раслады.

“Эхо Москвы радиосының эфирында Түбән Камада коронавирус кабыну турында хәбәр яңгырады. Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгы бу яңалыкны фейк дип атады. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы рәсми рәвештә белдергәнчә, бу шәһәрдә пневмония кабынуы юк. 2019 елның апрелендә пневмония белән авыруның 97 очрагы теркәлгән булса, 2020 елның 12 апреленә нибары 38 очрак.

Вәзгыять Түбән Кама Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчелеге һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан контрольдә тотыла.

Ведомствода массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен мәгълүмат чыганакларына игътибарлырак булырга өндиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев