Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Түбән Новгород "Безнең Җиңү көне" җыр марафонына кушылды

Түбән Новгородта "Җиңү көне" җырын академик һәм джаз музыкантлары, фольклор һәм поп-җырчылар башкара.

Бүген Түбән Новгород өлкәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Безнең Җиңү көне" жыр марафонына кушылды. Әлеге акциянең инициаторы — РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Түбән Новгородта әлеге җырны академик һәм джаз музыкантлары, фольклор һәм поп-җырчылар башкара. Җиңү символына әверелгән әлегә композициянең иҗат ителүенә быел 45 ел тула.

Башкаручылар арасында губерна хоры вокалистлары һәм "Голос. Дети" проектында катнашучылар, А.С.Пушкин исемендәге Түбән Новгород дәүләт опера һәм балет театры солистлары Виктор Ряузов, Татьяна Гарькушова, Александр Зубаренков, Түбән Новгород губерна оркестры солистлары Дмитрий Зубарев, Татьяна Волкова, Дмитрий Маресев, Түбән Новгородның "Любава" халык җыры муниципаль ансамбле, Идел буе округының РФ милли гвардия гаскәрләре җыр һәм бию ансамбленең вокаль төркеме бар. Аларга шулай ук "Голос. Дети" проектында катнашучы Дарья Лебедева һәм Егор Григорьев, "Jack Daniels Time" кавер-төркеме башкаручылары Владимир Торопыгин һәм Андрей Паньшин да кушылган.

"Безнең Җиңү көне" акциясендә Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан, Татарстан республикалары һәм Самара өлкәсе катнашты. Түбән Новгород өлкәсе эстафетаны Пермь краена тапшырачак. 

Иҗат коллективларының чыгышлары 2020 елның февралендә һәм март башында яздырылган. Республика һәм өлкә иҗат коллективларының җырлары җирле телеканаллар һәм радиостанцияләрдә 25 апрельдән 8 майга кадәр трансляцияләнәчәк. 9 Майда исә "Җиңү көне" җыры марафонда катнашкан барлык музыкаль коллективлар башкаруында яңгыраячак.

Барлык телләрдә яңгыраган җырларны #песнипобедыПФО һәм #нашденьпобеды хэштеглары буенча социаль челтәрләрдә һәм YouTube видеохостингында табарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев