Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Техник төгәлсезлекләр аркасында “Ак Барс” банкы карталарыннан акчалар алынган

Өзеклек массакүләм характерда түгел, акчалар бер тәүлек эчендә кире кайтарылачак.

“Ак Барс” банк бу хәлне техник өзеклек белән аңлатты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“7 майда техник сәбәпләр аркасында банк карталарыннан акча күчерү буенча инде үткән операцияләрнең (28 һәм 29 апрель өчен) тагын кабатлануы очраклары булды, – дип аңлаталар банкта.

Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, вәзгыять караклык гамәлләре белән бәйле түгел. Банк вәкилләре әйтүенчә, калган бөтен акчаларны алырга һәм карталарны ябарга кирәкми.

Өзеклек массакүләм характерда түгел, акчалар якын арада счетларга әйләнеп кайтачак. Кагыйдә буларак, бу тәүлек дәвамында башкарыла, дип өстәделәр банкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев