Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Телефон сатып алам дип, алабугалы акчасыннан колак каккан

Алабугалы интернет-кибет аша кәрәзле телефон сатып алганда 12 мең сумнан артык акчадан колак каккан.

51 яшьлек ир-ат интернет-кибетләрнең берсендә телефон сайлый һәм сатып алу өчен гариза калдыра. Бераздан аңа бу интернет-кибетнең «хезмәткәре» (чынлыкта мошенник) шалтыратып, телефонның бөтен бәясен түләргә кирәклеге турында хәбәр итә. Акчаны ул күрсәткән счетка җибәрергә кирәк була, ир-ат моны эшли дә. Шуннан соң аферистларның телефон номерлары буенча элемтәгә чыгып булмый, интернет-кибет сайты да эшләүдән туктый.
Караклар корбаны булуын аңлап, ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең тикшерү бүлегендә җинаять эше кузгатылган.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев