Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Телефоннарда татарча хәрефләр булачак

Якын киләчәктә кәрәзле телефоннарда татар шрифтлары урнаштырыла башларга мөмкин. Шул рәвешле, дөнья буйлап таралып яшәгән милләттәшләр бер-берсе белән саф татар телендә языша алачак.

Телефоннарда татарча хәрефләр булдыру идеясе Татарстанның Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгына килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән соң туа. Халык телефон аша татарча смс-текстлар язуы авыр булуы турында хәбәр итә, җитәкчеләрдән бу мәсьәләне чишүләрен үтенә.
Әлеге мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы карары нигезендә махсус эшче төркем булдырылган. Алар кәрәзле телефон программаларын татарчага тәрҗемә итү буенча төзелгән проектларны караячак. «Мобильник»ларга татар телен кертү өчен хәзер кулланыла торган телефон алфавитына 6 татар хәрефен өстәү кирәк. Төркем нәкъ менә шушы бурычны тормышка ашыруны үзенә максат итеп куя да инде.
Алар Android операцион системасын да «татарчалаштырырга» планлаштыра. Инглиз-татар терминологиясен раслау һәм татар хәрефле клавиатураларны кулланучылар өчен уңайлы итеп урнаштыру буенча да эш алып барылачак. «Бу - Россиядә сибелеп урнашкан һәм җир шарының төрле почмакларында гомер итүче татарлар өчен бик зур роль уйнаячак, алар өчен күптән көтелгән бүләк булачак», дип ышандыра җитәкчеләр.

Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru/tt/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев