Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Телевидение журналисты Гөлнара Зиннәтуллинага сирәк авырудан дәваланырга ярдәм итик!

Һәрвакыт кояш кебек балкып торган, 47 ел гомерен телевидениегә багышлаган Гөлнара Зиннәтуллинаны авыру аяктан екты.

Аңарда бик сирәк чир - "Миеломная болезнь". Химия белән дәвалыйлар. Ул хәзерге вакытта яшәү өчен көрәшә. Чит илдә дәвалану кирәк. Ул 12-15 миллион сумга төшә. Ләкин бу кадәр акчаны кешеләр ярдәменнән башка гына җыеп булмый. "Мин бик өметләнәм. Аллаһы Тәгаләгә, дусларыма, хезмәттәшләремә дә ышанам. Үлмәскә дип тырышып яткан көннәрем", - ди Гөлнара Зиннәтуллина. Ярдәм итик Гөлнара апага, телефоны 89172523007.
Авыру аяктан екканда да, оптимист булып кала белә ул, елмаерга да көч таба. Ул хәзер тора да, йөри дә алмый диярлек. Бик кирәк булганда култык таяклары белән генә аягына баса. Ике умыртка сөяге дә сынган. Бу әлеге чир нәтиҗәсе. Өстәвенә түзеп булмаслык сызланулар. Терелергә өмет бар. Чит илдә ярдәм итәргә мөмкиннәр.

Гөлнара Зиннәтуллина турындагы видеоны менә монда карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев