Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Телләр белгән ил ачар

Алабуга укучыларына кытай телен өйрәнергә тәкъдим иттеләр.

Республика мәгариф министрлыгы әнә шундый фикер белән чыкты һәм ата-аналарның фикерен ачыкларга дигән күрсәтмә бирде. Безнең шәһәрдә кытай телен 4 нче гимназия базасында өйрәнәчәкләр. Бу очраклы түгел: әлеге гимназия лингвистик булып санала, шуңа күрә биредә кытай телен 2 нче һәм 5 нче сыйныфларда өйрәнү мөмкинлеге карала.

"Әти-әниләр фикере төрле. Анкета сорауларына җавап биргән 69 әти-әнинең 39ы "риза", 30ы - "каршы" диде. 5 нче классларда әти-әниләрнең яртысы үз баласының кытай телен өйрәнүенә каршы түгел. Тик әлегә бернинди норматив документлар юк", - ди 4нче гимназия директоры Рафаэль Хәмитов. Кытай теле укыту планына кертелгән очракта, ул икенче чит тел буларак өйрәтеләчәк һәм ул бушлай булачак. Инглиз теле төп чит тел булып калачак. "Кытай телен өйрәнү безнең балаларга файдага гына булачак", - диләр гимназиядә. Җитмәсә, якында гына "Алабуга" махсус икътисадый зонасы да эшли. Август аенда Татарстан делегациясе Кытайга визит белән барырга җыена. Хәлиткеч фикер шуннан соң кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев