Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Теләсә нинди зәвык һәм кесәгә туры килерлек чыршылар

Узган ялларда Алабугада чыршы ярминкәләре сезоны башланды.

Шәһәр башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, алабугалылар ылыслы чибәркәйләрне сатуның кайчан башлануы турында инде берничә мәртәбә шалтыратып кызыксынган. Сүз уңаеннан, шимбә көнне наратлар 12 микрорайонда Үзәк базар янында һәм 37 кибет янында барлыкка килде. Яңа ел агачының бәясе, биеклегенә һәм купшылыгына карап, төрлечә – 350 сумнан 2000 сумга кадәр. Чыршыларга өстәп, аскуймалар да сатып алырга мөмкин – 300 сумнан 1500 сумга кадәр.

Барлыгы шәһәрдә яшел чибәркәйләр сату өчен өч урын билгеләнгән – 37 кибет янында, 12 микрорайондагы Үзәк базар янында һәм “Каенкай” (“Березка”) сәүдә үзәге янындагы территорияләр.

Сүз уңаеннан, 4 микрорайондагы чыршы базары үз эшен соңрак – 16 декабрьдә башлады.

Урман чибәрләрен 31 декабрьгә кадәр сатып алырга мөмкин булачак. Ул көнне аларны 16 сәгатькә кадәр сатачаклар. Башка көннәрдә – 21 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев