Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тикшерү: Татарстанда потенциаль куркыныч машина йөртүчеләрнең ике төркеме ачыкланган

«ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы Татарстан автомобильчеләренең статистик-социологик тикшеренүләре турындагы мәгълүматларны тәкъдим итә.

Рәсми статистика буенча, 2019 елда Татарстан юлларында 4 мең 525 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 369 машина йөртүчесе, пассажир һәм җәяүлеләр һәлак булган, тагын 5 мең 619 кеше төрлечә яраланган. Әмма кемнәр ул юл-транспорт һәлакәтләренә ешрак эләгүчеләр, авария хәлләрен оештыручылар һәм регионда күп штраф алучылар?

«ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы, рөхсәт ителгән тәртип бозулар күзлегеннән караганда, бер үк төрле машина йөртүчеләр берләшмәсенең ни дәрәҗәдә булуын ачыклау максатын куйды.

Статистика һәм социаль портретлау дәрәҗәсендә, кайбер машина йөртүчеләрне потенциаль куркыныч автомобильчеләр дип санарга мөмкинме? Әгәр әйе икән, Татарстан автомобильчеләренең кайсы төркемнәре юлларга үзләре һәм тирә-юньдәгеләр өчен аеруча куркыныч тудыра?

Актуаль тикшеренү тирән интервьюлар сериясе, үз методологик онлайн-сорашып белешүләр, шулай ук stat.gibdd.ru хезмәте тәкъдим иткән статистик мәгълүматларны исәпкә алып үткәрелгән.

«ПромРейтинг» мәгълүмат агентлыгы белгечләре ачык чыганаклардан (шул исәптән рәсми сайтлардан хокук билгели торган документларны кулланып) мәгълүматны эшкәртеп, сорашып белешүдә катнашучыларның машина йөртү хокуклары булу яки булмау, респондентның максималь активлык һәм арыганлык вакыты, юл-транспорт һәлакәтләре, алына торган юл штрафлары саны, транспорт чаралары төре, юлдагы куркынычсызлыкка һәм Россиядә һәм Татарстанда ЮХИДИ эшчәнлегенең төрле аспектларына карата башлангыч анкеталар төзегән.

Тикшеренү кысаларында бүлеп бирелгән төркемнәр, бер яктан, аз санлы һәм Татарстанның актив машина йөртүчеләрен 20-26% тәшкил итә. Шул ук вакытта, күрсәтелгән ике сегмент өлешенә юл штрафларының 64% ы һәм Татарстан Республикасында кылына торган аварияләрнең 42% ы туры килә.

 

 

 

Фото: "ПромРейтинг" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев