Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тимераякка бас!

Шәһәрнең 6нчы микрорайонында, спорт комплексы белән янәшә, урам шугалагы ачылды.

Шушы вакыйгага багышлап, фигуралы шуучылар һәм хоккейчыларның үрнәк чыгышлары, "Күңелле стартлар" оештырылды. Чарага килгән кунаклар аларда теләп катнашты һәм бүләк алды.
Әйтергә кирәк, үз тимераяклары белән килүчеләр бушлай шуа. Биредә прокат пункты эшли. Зурлар өчен тимераяклар бәясе − 50 сум, балаларга - 30 сум. Прокатның эш тәртибе: сишәмбедән якшәмбене дә кертеп, эш көннәрендә - 14.00-21.00 сәгатьләр, ялларда - 12.00-21.00 сәгатьләр. Дүшәмбедә прокат пункты ял итә.
Прокат пункты булган шугалакны тагын Яшьләр стадионында һәм Хлыстовода ачарга ниятлиләр. Барлык ишегалды мәйданчыкларындагы хоккей уйнау урыннарына да боз җәеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев