Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тиз ясала торган алма бәлеше рецепты

Әлеге рецепт белән Казан блогеры Айгөл Тимер уртаклаша.

Камыр өчен 150-200 грамм атланмай, 250 грамм тирәсе он, өчтән бер өлеш стакан җылы су, 1 чәй кашыгы коры чүпрә, 1-2 аш кашыгы шикәр комы, кашык очында тоз.

Эчлек өчен 10-15ләп чагыштырмача зур алманы чистартып турарга. Таба төбенә 2 аш кашыгы су салып, капкачын ябып, алманы 10 минут тирәсе, сүлпән утта пешереп аласыз. Өстенә кирәгенчә шикәр комы һәм камырга дигән 1 пачка майның дүрттән берен саласыз.

Эчлек әзер. Суына торсын. Камырга тотыныйк.

Эш тәртибе:

Өчтән бер өлеш стакан җылымса суга шикәр комы, шуның өстенә чүпрә салырга, болгатырга, күпергәнче тотарга.

«Калган майга (мин бүлмә температурасындагы белән эш итәргә яратам, чөнки бик уңайлы уала) 250 грамм тирәсе он, тоз салам да, вак валчыкка әйләнгәнче уам», дип яза Айгөл.

Чүпрә күпереп чыккач, онга салып камыр басарга. Камыр чагыштырмача каты була, кулга ябышмый. Күпергәнен көтәргә кирәкми.

Шушы камырны ике өлешкә бүлеп (астына күбрәк, өстенә әзрәк) юка гына итеп җәяргә. Эчлеге сыеграк була, ага дип курыксагыз крахмал яисә манный сала аласыз.

180 градуска кадәр кызган духовкага куясыз. Суынганын көтегез, кайнар чагында киссәгез, агарга мөмкин.

«Менә шундый тиз һәм ансат пирог. Камыры кетердәп тора, үзе уала, тәмгә бик тәмле! Ә иң мөһиме — тиз ясала», — дип язган Айгөл Тимер.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев