Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үткән шимбәдә Алабугада берьюлы өч күләмле өмә булды

«Чебурашка» паркында үткән өмәдә шәһәр мәктәпләрендә укучылар, мөгаллимнәр һәм ата-аналар катнашты.

Иртә белән үк Чулман ярына муниципаль хезмәткәрләр килде. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре, юристлар һәм икътисадчылар, шулай ук волонтерлар ярны чүптән чистартты. АМР башкарма комитетының территориаль планлаштыру секторы мөдире Наталья Кондратенко хәбәр итүенчә, әлеге чара «Яшел Россия» һәм «Россия суы» акцияләре барышында узды. КФУның Алабуга институты паркын да җыештырдылар, биредә «УкупрПласт», «Алабуга сөте» предприятиеләрендә эшләүчеләр тырышты. 
«Чебурашка» паркында үткән өмәдә шәһәр мәктәпләрендә укучылар, мөгаллимнәр һәм ата-аналар катнашты.
Өмә алдыннан райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина укучыларга мөрәҗәгать итеп, аларны парк һәм скверларны кадерләп тотарга чакырды, аларны төзекләндерүгә шактый акча китә.
Җәмәгать Советы рәисе Айрат Кавиев шулай ук шәһәрне чиста тотарга өндәде. Җыештырылган урында түгел, чүп ыргытмаган җирдә чисталык була. Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева ял урыннарында күзәтү камералары куелганлыгын искәртте. Видеокамераларда яшүсмерләрнең нәрсә җимергәне дә теркәлеп бара.
Паркта «Чиста шәһәр» экология марафоны кысаларында үткән өмәдә меңнән артык кеше — 1, 3, 6нчы мәктәпләр, 1нче һәм 4нче гимназия укучылары һәм укытучылары катнашты. Урынны станцияләргә бүлделәр: «Мин кайда — шунда чиста», «Чүпне аеру», «Парк һәм андагы тәртибем өчен минем җаваплылыгым», «Кырдагы аш бүлмәсе».
Шәһәрнең 6нчы мәктәбе укытучысы Ирина Малышева 7нче сыйныф укучылары белән иде.
— Өмә — ул бик яхшы эш. Балаларның әти-әнисе аларның уку эшчәнлегендә генә түгел, җәмәгать эшләрендә дә катнашырга тиеш дип саныйм, бу өмәдә ата-аналар да паркны җыештырырга булышты. Мин үз укучыларым белән теләсә кайсы чарага йөрергә тырышам, — ди Ирина Николаевна.
Екатерина Капустинаның улы 6нчы мәктәпнең 8нче сыйныфында укый.
— Ата-ана балага үрнәк күрсәтә, дип уйлыйм. Безгә карап, алар яхшы гамәлләргә күнегәчәк, матурлык һәм чисталыкны саклаячак, соңгы вакытта күбәеп киткән тәртипсезлекләр дә кимер, — ди ул. 
Яшь алабугалылар үзләре ни уйлый соң? Шәһәр матурлыгын саклый беләләрме? 1нче гимназиянең 6нчы сыйныф укучысы Аишә Шәрәфиева да мондый өмәләр кирәк дип саный:
— Үз артыбыздан чүпне җыйсак, табигать чистарыр һәм тирә-юньдәгеләргә дә рәхәт булыр. Чүп ташлаучы балаларга мин үзләрен башка кешеләр, мисалга, туристлар урынында күзалларга киңәш итәр идем. Икенче бер шәһәргә барып, анда чүп таулары күрсәләр, бер дә ошатмаслар иде. Үзебез яшәгән Алабугада да чисталыкны сакларга кирәк. 
Бу көнне шәһәр Мәдәният сарае каршында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының күчмә экологик лабораториясе урнашты. Биредә әлеге министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе белгече Айгөл Гайсина укучыларны экологларның көндәлек эше белән таныштырды. Балаларга һава һәм туфракны ничек тикшерүләрен сөйләделәр. 
Ахырда өмәчеләрне кыр ашханәсендә әзерләнгән тәмле ботка белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X