Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үткән шимбәдә алабугалылар «Милләтләр йөгереше»ндә катнашты

Йөгерештә мәктәп укучылары, студентлар, җитештерү коллективлары, предприятие хезмәткәрләре, балалар бакчаларына йөрүчеләр – барлыгы 500 алабугалы үз көчен сынады.

Үткән шимбәдә, Бөтенроссия йөгереш көне кысаларында, актив ял яратучылар өчен «Татарстан кроссы» булды.
Кросска килүчеләрне Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеген һәм безнең районда бу өлкәдә үсәр мөмкинлек булуын билгеләп үтте. Рөстәм Мидхәт улы стартта катнашучыларга уңышлар теләде. 
Быел йөгерешчеләр саны башка елдагыларга караганда бермә-бер ким булуга карамастан, мәйданда спортчыларга хас күтәренке рух хөкем сөрә иде, балкып чыккан кояш күңелләрне тагын да үсендереп җибәрде. Кайберәүләр Алабугага йөгерештә катнашу өчен махсус килгән. Язилә Абдуллина күптәннән Казанда яши һәм эшли, ләкин йөгереш булган саен, безнең шәһәргә килә. Спортка мәхәббәтне әнисе Ләйсән тәрбияләгән, алар, гадәттәгечә, кроссны бергәләп уза.
− Мин — Казан марафоннарында катнашкан кеше. Биш һәм ун километрларга йөгергәнем бар. Һәр дистанция — үзенә күрә үзенчәлекле, шуңа күрә монысы минем өчен бернигә дә тормас дип әйтеп булмый. Араны үтәргә көч җитәр дип өметләнәм, — ди Язилә.
Йөгереп узасы ара — 2 километр. Күбесенең аңа көче җитәрлек булып чыкты. Старт башланып ике минут үтүгә үк, финиш сызыгына беренче килүчеләр күренде. Алар арасында — 15 яшьлек Даниил Петров.
— Мин Алабуга Суворов хәрби училищесында укыйм. Анда даими яхшы хәзерлек. Спорт белән шөгыльләнү мәҗбүри, шул чагында сәламәт һәм көчле буласың, — дип саный яшүсмер.
Йөгереш илнең 85 субъектында үткәрелде. Анда профессионаллар гына түгел, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар да катнашты. Бездә бу чарадан йөгерешкә хирыс спортчылар — Альберт Әсхәмов һәм Валентина Белавина да читтә калмады. Алар күләмле спорт чараларында ел саен катнаша. Өлкән яшьтә булсалар да, йөгерәләр, чаңгыда йөриләр, башка спорт төрләренә дә һәвәсләр.
− Миңа 69 яшь, спорт белән мәшгульлегемне ташларга җыенмыйм әле. Яшьләр арасында булуым ошый миңа, — ди Валентина. 
Әйтергә кирәк алабугалыларны алда спорт чаралары көтә. Рөстәм Нуриев әйтүенә караганда, көзен әле мәктәпләр арасында ярышлар буласы, анда яшүсмерләр йөгерештә, йөзүдә һәм башка төрләрдә көч сынаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев