Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Токмашка авылы буасы төзекләндереләчәк

Алабугага Татарстан Республикасының экология министры урынбасары килде.

Алабуга хакимиятенең кече залында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының күчмә киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә районның Токмаш авылы буасын төзекләндерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Равил Кузюров алып барды. Төзекләндерү эшләре турында эшмәкәр Фәрит Шиһапов сөйләде. Аның сүзләренчә, Токмаш авылы моннан 150 ел элек барлыкка килгән. Авыл халкы тарафыннан булдырылган буага бүгенге көндә ләм җыелган. Эшмәкәр әйтүенчә, авыл инфраструктурасын алга җибәрү өчен буаны да төзекләндерергә кирәк. Бүгенге көндә авылда 37 кеше яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев