Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Том Сойер» Алабугадагы иске йортны үзгәртәчәк

Алабугада төзекләндерү эше Спас урамы, 7 адресы буенча урнашкан хосусый йортта үткәреләчәк.

Алабугада «Том Сойер Фест» фестивале ачылды. Аның кураторы Любовь Егорычева:
− Бу фестиваль шәһәрне яхшырак итәргә һәм сүздән гамәлгә күчәргә теләүчеләр өчен, − дип белдерде.
Әлеге хәрәкәт Самарада оешкан. Шәһәрнең гади кешеләре агач корылмаларны яхшырту башлангычы белән чыккан. 
Алабугада фестиваль ачу тантанасына Казаннан кунаклар — ТР Президентының тарихи һәм мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм аның башкаладагы «Том Сойер Фест» координаторлары командасы килде.
− Казанда бу фестиваль берничә ел уза инде, Самарадан соң, әлеге хәрәкәтне алга таба киңәйтүче, яхшыртучы икенче шәһәр − безнеке булды. Татарстанның башка шәһәрләре дә үткәрер дип озак көттек, шуңа да бу хәрәкәткә Алабуганың кушылуына шатбыз. «Том Сойер Фест» бәрабәренә Казанда барлыгы 16 йорт төзекләндерелде. Үз волонтерларыбызны без «шәһәрнең иң яхшы кешеләре» дип йөртәбез, − ди Олеся Балтусова. 
Шунысы мөһим, хәзер "Том Сойер Фест"ка алты ел, һәм шул вакыт эчендә ул Россия шәһәр һәм авылларының 60ында узды, гомумән алганда, 110 йортның фасады торгызылды.
Алабугада төзекләндерү эше Спас урамы, 7 адресы буенча урнашкан хосусый йортта үткәреләчәк.
− Йорт борыстан, ләкин агач белән тышланган, шуңа күрә аның бер өлешен алыштырасы. Без йортның тышкы күренешен үзгәртергә, цоколен чистартырга, тәрәзә йөзлекләрен һәм коймасын яңартырга булдык, − дип сөйли фестивальнең кураторы.
Йортны торгызуда теләгән һәркем катнаша ала. Тышта яхшы һава сакланганда, төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. 
Куратор сүзләренә караганда, фестиваль барышында турыдан-туры йорт ишегалдында лекцияләр, концертлар, осталык дәресләре, кино күрсәтүләр, күргәзмәләр һәм спектакльләр булачак. 
"Том Сойер Фест«ны оештыручылар һәм анда катнашучылар бирегә төрле сәбәпләр аркасында килгән.
− Мәдәни мирасыбыз кызыксындыра, шуңа күрә мин монда. «Том Сойер Фест» фестивале — кешеләр турында проект. Безнең көч белән төзәтелгән фасадтан нәрсә килеп чыгар, минем үземә дә кызыклы, − ди Наталья Исаева.
− Шәһәрне яхшыртуга үз өлешемне кертү, кешеләргә файда итү өчен, шушы фестивальгә килдем, − ди Сергей.
− Биредә төрле һөнәр вәкилләре берләшә. Һәммәсе үзеннән нәрсә кирәк дип таба, шуны кертә ала, шунысы мөһим һәм кыйммәтле, − дип билгеләп үтте Светлана.
Йортта яшәүчеләр бу фестивальгә уңай карашта. Алар биредә 4 ел элек яши башлаган. 
− Йорт революциягә кадәрге чорныкы, мөгаен, нинди дә булса сәүдәгәр гаиләсеннән калгандыр, − ди йорт хуҗабикәсе Светлана Ланцова.
− Без бу йортның шәһәрнең тарихи өлешендә булуы белән тәэсирләнеп, шунда яшәргә күчеп килергә булдык. Музей-ядкарьлек фестиваль үткәрүне тәкъдим иткәч, бик куандык. Алабугада туып үскәнгә, мин үз шәһәремнең, аның матурлыгының кадерен беләм, − ди йорт хуҗасы Сергей Ланцов.
Тантанада музыкантлар чыгыш ясады, уеннар, мастер-класслар һәм сый оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев