Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Торак, тротуарлар, җир кишәрлекләре – алабугалыларны нәрсә борчый

Халыкны шәхси сораулар буенча кабул итү вакытында Танайкада яшәүче Марина Луцык йортны кадастр исәбенә куярга ярдәм итү үтенече белән район җитәкчесенә мөрәҗәгать итте.

Марина Луцык телефоннан аңлатып узганча (халыкны кабул итү аудиоэлемтә режимында узды), аларның гаиләсе иске участокта яңа йорт төзегән.
«Без төзелешне 2005 елда башладык. Башкарма комитетка мөрәҗәгать иттек, чөнки төзелешкә рөхсәт алырга кирәклеге турында ишеткән идек. Ул вакытта безгә, әгәр участокта инде йорт бар икән, төзелешкә яңадан рөхсәт алу кирәкми, дип җавап бирделәр. Төзелеш озак барды — 10 елга якын. Техпаспорт ясадык, чөнки газ үткәрергә кирәк иде, аннары документларны алга таба рәсмиләштерергә киттек. Тик, теркәү палатасына килгәч, анда техпаспорт нигезендә документларны рәсмиләштерүдән баш тарттылар, тапшыру акты кирәклеге ачыкланды. Ә аны алу өчен, төзелешкә рөхсәтне алып килергә кирәк. Шулай итеп, ахыр чиктә эш кабинеттан кабинетка йөрүгә кайтып кала», — дип аңлатты Марина Владимир кызы.
Рөстәм Нуриев бу сорауны ничек хәл итү турында уйлау өчен бер атна вакыт сорады, чөнки мәсьәлә катлаулы. Киләсе кабул итү вакытында Марина Луцыкка кабул ителгән карар җиткереләчәк.
Тиздән Меңьеллык урамындагы 1нче йортның фатир милекчеләре дә көтеп алынган торакка күченәчәк.
«Әлеге объектта подряд эшләре башланды. Мин анда узган атнада булдым. Темпны тизләтергә кирәк. Төзүчеләр 1 августка кадәр барлык эшләрне дә төгәлләргә тиеш. Тагын бер ай тирәсе вакыт документларны рәсмиләштерүгә китәчәк», — дип фикерләре белән уртаклашты Рөстәм Нуриев фатир милекчеләре вәкиле Вадим Седунов белән.
«Лесная поляна» бистәсендәге Отрадная урамында яшәүче Гөлнур Мансурова агачлар утырту һәм тротуарлар салуны сорап килгән иде. Алардан ерак түгел, «Три медведя» коттедж бистәсендә парк урнашкан, әмма аңа барып җитү өчен юл читеннән барырга туры килә, чөнки бу урында тротуарлар юк. Шулай ук хатын-кыз юл буенда наратлар утыртуны сорады.
«Без үзебез утыртып караган идек, әмма алар үсеп китмәде», — дип зарланды ул.
«Без 4нче микрорайоннан алып Яр Чаллы шоссесына кадәр бөтен шәһәрне тротуарлар белән тоташтырырга ниятлибез, әмма быел түгел. Безгә әле Мәрҗани һәм Горький урамнары буенча тротуарлар салырга кирәк. Юл буенда наратлар утыртмаячакбыз, әмма алар урынына пирамидаль тирәкләр утырту планлаштырыла», — дип аңлатты район җитәкчесе алабугалыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев