Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Төп приз – ноутбук!

26 майда Ленин мәйданында «Автоледи-2012» бәйгесе узачак.

Конкурсны «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары, ЮХИДИ бүлеге һәм Юл хәрәкәте иминлеге фонды дирекциясе филиалы, «Домашний» телеканалы һәм Ford Sollers компаниясе оештыра.

Бәйгедә катнашучы гүзәл затларга теоретик белемнәрен, фигуралы йөртү күнекмәләрен күрсәтергә, "визитка" тәкъдим итәргә кирәк булачак. Бәйгедә катнашучыларның һәрберсен бүләкләр көтә, ә җиңүчегә төп бүләк - ноутбук тапшырылачак. Моннан тыш, теләге булганнар өр-яңа Ford Focus III автомобиленә тест-драйвта катнаша алачак.

Катнашуга заявкалар 3-31-70 телефонына алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев