Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Авыл хуҗалыгы министры Алабуга районында төзелеп килүче сөт терлекчелек комплексында булды

Марат Җәббаров «Мир» ҖЧҖ эшчәнлеген югары бәяләде.

Исегезгә төшерәбез, бер атна элек анда Даниядән голштин токымыннан булган таналар кайтарылган иде. Бу вакыт эчендә хайваннар инде ияләшкән һәм үзләрен яхшы хис итә. Сентябрьдә тагын 400 баш сыер алу планлаштырыла.
«Октябрь аенда таналар бозаулый башлаячак, шуннан соң сөт җитештерүгә керешәчәкбез,» — ди «Мир» ҖЧҖ генераль директоры Елена Собина.
Гомумән алганда, төзелә торган комплекс 2 мең баштан артык сыерга исәпләнгән. «Мир» ҖЧҖ җитәкчелеге сүзләренә караганда, бу — сөт җитештерү өчен идеаль мәйданчык. Хәзер исә төп мәсьәлә — комплекска кадәр юлны төзекләндерү.
"Гадәти асфальт өслек туры килми. Безнең куәтле техника аркасында ул бик тиз яраксыз хәлгә киләчәк," — дип билгеләп үтте җитештерү мәйданчыгы җитәкчесе.
Очрашу вакытында юлны югары сыйфатлы бетоннан яки авиацион плитәләрдән төзү турында тәкъдимнәр яңгырады, әмма мондый вариант бик чыгымлы булачак, шуңа күрә бу мәсьәлә аерым эшләнәчәк. Шулай ук терлек азыгы әзерләү һәм алга таба барачак төзелеш мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар,чөнки инвесторларның планнары зурдан.
«Менә дигән комплекс килеп чыга. „Мир“ ҖЧҖ — бик системалы, грамоталы компания. Без аларның Удмуртиядәге хуҗалыгына барган идек. Аларда җитди нәселле хуҗалык. Моның белән генә тукталмаслар дип ышанам. Нигездә, алга таба үсеш планнары яхшы, район администрациясе тарафыннан максималь ярдәм күрсәтелә. Моның өчен Рөстәм Мидхәт улына рәхмәт,» — диде Марат Җәббаров.
Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, Алабуга районы өчен мондый комплекс төзелү терлекләрнең баш санын һәм сөт савуны арттыру өчен генә түгел, яңа эш урыннары булдыру өчен дә яхшы мөмкинлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев