Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР бизнес-омбудсмены онлайн-сәүдә үсеше һәм Татарстан товарларын алга этәрү турында сөйләячәк

Турыдан-туры эфир 21 апрельдә 13.30 сәгатьтә була.

#ТатарстанОнлайн программасының яңа чыгарылышының кунаклары булып эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм iWENGO электрон коммерция бизнес-мәктәбенә нигез салучы, укытучы Юлиана Гордон катнаша.

Экспертлар республикада электрон сәүдә үсеше, маркетплейсларда эшләү, Татарстан товарларын алга этәрү турында сөйләячәкләр һәм тамашачылар сорауларына җавап бирәчәкләр.

«Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауны бирә алачак — иң киң таралган һәм актуаль сорауларга кунак туры эфирда җавап бирәчәк, ә калган кулланучыларның конкрет сорауларына фонд вәкилләре җавап бирәчәк», — дип аңлаттылар оештыручылар.

Татарстан Республикасының «ВКонтакте», «Одноклассники» рәсми җәмгыятьләрендә һәм YouTube платформасында туры эфир 21 апрельдә булачак. Башлана 13.30 сәгатьтә. 

#ТатарстанОнлайнның беренче эфиры 2020 елның апрелендә булды. Бу вакыт эчендә студиягә 30дан артык министр һәм республика ведомстволары җитәкчеләре килде. Узган елның сентябрендә трансляциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X