Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары хәбәр иткәнчә, татарстанлылар саклык чараларын сирәгрәк үти башлаган

Әгәр ике атна элек көненә 200-400 хокук бозу очрагы теркәлгән булса, хәзер — 500-600, дип билгеләп үтте Алексей Соколов.

Соңгы вакытта Татарстанда санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу очраклары кискен арткан. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары-полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәтендә.

Хокук бозуларның күбесе сәүдә объектларында, шулай ук җәмәгать транспортында ачыклана. Кагыйдә буларак, кешеләр битлек кими һәм социаль дистанцияне үтәми.

24 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасы территориясендә 95,5 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Беркетмәләрнең 94 проценты инде судларда каралган. Суд карарлары буенча 23 юридик зат һәм шәхси эшмәкәр эшчәнлеге туктатылган, вазыйфаи затларга 3,4 меңгә якын административ материал төзелгән.

Моннан тыш, Татарстанда чит илләрдән кайткан гражданнар тарафыннан коронавирус таралуына каршы чараларның үтәлешен контрольдә тоту алып барыла. ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары мәгълүматларына караганда, авиарейслар белән әйләнеп кайткан 24,3 меңгә якын татарстанлыларның 80 проценты аэропортта ук тикшерү узган.

«Калганнарга карата тикшерү чаралары яшәү урыны буенча үткәрелә», – дип өстәде Соколов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев