Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Алабугада яңа мәктәп төзелешенең уңай динамикасын билгеләп үтте

Алабугада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев катнашында полилингваль мәктәп төзелеше һәм мәгариф эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

– Бүген без чираттагы киңәшмә уздырабыз, аның төп темасы – полилингваль мәктәп төзелеше. Әйтергә кирәк, монда зур үзгәрешләр бар – булачак уку йортының сызымталары гына түгел, ә инде йөзе күренә, бу, әлбәттә, куандыргыч. Әлеге мәктәп гадәти түгел, ә полилингваль, һәм без полилингваль комплексларга уртак карашлар максималь рәвештә исәпкә алынырга тиешлеген аңлыйбыз, республикада мондый алты комплекс булачак. Шул ук вакытта һәрберсенең үз йөзе булырга тиеш, шул исәптән Алабугада да, – дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.

Алабуга мәктәбен төзү барышы турында сөйләгәндә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, республикада полилингваль комплекслар өчен җавап бирүче Владимир Кудряшев тышкы инженер челтәрләренә игътибар итәргә кирәклеген, шулай ук якын арада бинада тәрәзәләр, тышкы витражлар куелырга тиешлеген билгеләп үтте. Шулай ук бүгенге көндә фасад материалларын сайлап алу бара һәм булачак мәктәп бинасында нинди җиһаз урнаштырылачагы хәл ителә. Моннан тыш, бина эчендә эшне башлар өчен, 1 мартка кадәр спортзал түбәсен ябу планлаштырыла.

Татьяна Ларионова мәктәпнең һәр уку кабинеты заманча таләпләргә һәм шартларга туры килергә һәм үз юнәлешендә иң яхшысы булырга тиеш, дип билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев