Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Икътисад министрлыгы кризиска каршы Zoom-форум оештыра

Форумда катнашучылар экспертлар, хакимият вәкилләре белән онлайн режимда аралаша алачак.

Татарстанда Россия эшкуарлары көнендә онлайн режимда форум узачак. Анда бөтен Россиядән эшмәкәрләр катнашачак.

Чараны ТР Икътисад министрлыгы оештыра. Чара үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгу темаларына кагылачак. Бизнесменнар тәҗрибә уртаклаша, шул рәвешле бер-берсенә ярдәм итә алачак.

Шулай ук катнашучылар экспертлар, хакимият вәкилләре белән онлайн режимда аралаша алачаклар.

Онлайн чара 26 майда 15 сәгатьтә Zoom платформасында һәм “Эшкуарлык фабрикасы” проектының YouTube каналында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев