Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР мөселманнары Диния нәзарәте: мөселманнарга коронавируска каршы прививка ясатырга мөмкин

Татарстан мөфтияте прививка ясау турында карар кабул иткәндә медицина белгечләренә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә. 

Мөселманнарга Covid-19 коронавирусыннан вакцинация ясарга рөхсәт ителә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә, мәсьәләнең шәригать ягын һәм эпидемияләргә каршы көрәш тәҗрибәсен өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килделәр, дип хәбәр итә республика мөфтие матбугат хезмәте.

Мондый бәяләмә Коръән һәм сөннәт нигезләмәләренә таяна, аларда кеше тормышының кыйммәтләре һәм аны Аллаһы Тәгаләнең бөек бүләге буларак саклау кирәклеге турында берничә тапкыр раслана. 

Моннан тыш, ТР Диния нәзарәтендә әйтүләренчә, шәригать принципларының берсе: " Чиктән тыш шартларда тыелганнар рөхсәт ителә", — ди. Шуңа бәйле рәвештә, эпидемия шартларында, прививканың составы нинди булуга карамастан, мөселманнар өчен вакцинация рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнарга, вакцина ясату турында карар кабул итү өчен, вирусологларга, иммунологларга һәм йогышлы авырулар белән көрәшү мәсьәләләрендә һәм алымнарында компетенцияләре булган башка медицина белгечләренә мөрәҗәгать итәргә һәм аларның тәкъдимнәренә колак салырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев