Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбын алыштырды

Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең пропаганда һәм мәгълүмат бүлеге башлыгы Ришат Хәмидуллин хәбәр итте.


Ә Рамил Юнысовка (ул Кол Шәриф мәчетенең имамы иде) һәм Сөләйман Зариповка исә Кол Шәриф мәчетендә барлык дини йолаларны үткәрү вазифасы йөкләнде.
Ришат Хәмидуллин ачыклык керткәнчә, Рамил Юнысовның рәсми имам статусы, ягъни тиешле таныклыгы булмаган. "Ул үзе мин ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәре түгел, ә музей хезмәткәре вазифаларын башкарам дип әйтә иде. Димәк, мәчеттә дини йолалар музей хезмәткәре җитәкчелегендә үткәрелгән булып чыга", - дип ассызыклады ул.
Ришат Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, Кол Шәриф мәчетеннән "Казан Кремле" Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Казан Кремле" фонды тарафыннан бергәләп файдалану турындагы өч яклы килешү буенча, Рамил хәзрәт хокукый нигездә барлык дини йолаларны да үткәрә ала.
2 апрельдә имзаланган килешүдә мәчет бинасын куллану буенча өч якның да компетенцияләр өлкәсе күрсәтелгән. Кол Шәриф мәчетендә барлык дини эшчәнлекне башкару ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагына тапшырылган.

("Татар-информ", Алия Җамалиева)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев