Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты: “Безнең ишегалды” программасы тулысынча үтәләчәк

Агымдагы елда Татарстанда “Безнең ишегалды” программасы буенча 1084 ишегалды төзекләндереләчәк.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, “Безнең ишегалды” республика программасы тулысынча үтәләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Бу зур проект, бик зур эш башкарылды, план-схемалар эшләнде. Бу юнәлештә эшләргә кирәк. Бу юлны узарбыз”, – диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. 

“Безнең ишегалды” программасы кысаларында юлларны, тротуарларны ремонтлау, урамнарны яктырту, балалар мәйданчыгына җиһазлар урнаштыру һәм башка эшләр планлаштырыла.

Сүз уңаеннан, Алабуга районында бу юнәлештә эшләр башланды инде. Нефтьчеләр проспекты буенча 21,23,25 номерлы йортлар ишегалларында машина кую урыннарын киңәйтәләр, тротуарлар ясыйлар.

2020 елда республикада Безнең ишегалды ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы гамәлгә куелды. 6775 ишегалдын ремонтлау һәм төзекләндерү планлаштырыла.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев