Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты хастаханәләрдә койка-урыннар санын тикшереп йөри башлады

Алты сәгать эчендә Казанның 7нче хастаханәсендә өстәмә рәвештә 150 урын әзерләнгән.

Яңа типтагы Covid-19 коронавирус белән авыручылар саны арткан очракта кирәкле санда койка-урыннар булуын тикшерү өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе хастаханәләрне тикшереп йөри. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Бүген Рөстәм Миңнеханов 7нче Казан шәһәр клиник хастаханәсенә килгән. Биредә алты сәгать эчендә өстәмә рәвештә 150 урын әзерләнгән.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итүенчә, барлыгы 3,8 меңнән артык өстәмә урын булдырылачак. Моннан тыш, урыннар барлык үзәк район хастаханәләренең йогышлы авырулар бүлекләрендә дә барлыкка киләчәк. 

ТР Президенты, хастаханәләрдә дәваланучы пациентлар уңайсызлыклар кичермәсен өчен, агымдагы эшчәнлекне дәвам итүнең дә мөһимлеген әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев