Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты мәктәп белеменнән файдалану мөмкинлеген арттыру буенча йөкләмәләр бирде

Татарстанда социаль инфраструктураны анализлау һәм исәп-хисап ясау белән иҗтимагый киңлекләр үсеше институты шөгыльләнәчәк, республика Президенты йөкләмәсе буенча ул шушы көннәрдә оештырыла.

ТР Президенты шәһәр яны поселокларында мәктәпләр төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды, бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә. 


Рөстәм Миңнеханов балаларны инфраструктура булмаган җирлекләрдән мәктәпкә ташуны оештырырга дигән күрсәтмә бирде. Шул ук вакытта куркынычсызлык чараларына аерым басым ясарга кирәк. Шулай ук Президент территорияләрне анализларга һәм җирлектә мәктәп таләп ителгән очракта, проектлау өчен техник биремне рәсмиләштерүгә керешергә кирәклеген билгеләп үтте.


Төзелеш турындагы карар теге яки бу территориядә яшәүче гражданнарның реаль ихтыяҗыннан чыгып кабул ителәчәк. 


«Татарстанда социаль инфраструктурага анализ һәм исәп-хисап ясау белән иҗтимагый киңлекләр үсеше институты шөгыльләнәчәк, ул республика Президенты йөкләмәсе буенча шушы арада оештырылачак. Моннан тыш, Институт муниципалитетларга ревизия үткәрәчәк. Бу — кирәкле инфраструктураны исәпкә алмыйча, торак массивларны төзү турында карар кабул иткән җитәкчеләрне ачыклау максатыннан эшләнә. Соңгы вакытта җирле халык өчен бу кыенлыклар тудырды», — дип аңлатты Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев