Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов флешмобка кушылды

Акциядә катнашучылар социаль челтәрләрдә теләктәшлек сүзләре язылган фотолар урнаштыра.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Covid-19 коронавирусы аркасында карантинга эләккән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль челтәрләрдәге флешмобка кушылды.

ТР Президенты үз “Инстаграм”ында #воВсе32 и #всемирныйденьсчастья. дигән хэштег кулланып позитив фото урнаштырды, фото янына “Барысы да яхшы булачак!” диелгән.

Акциядә катнашучылар бөтен кешегә дә иминлек теләп, социаль челтәрләрдә бәхетле фотолар урнаштыра башлады. Аларны #воВсе32 һәм #мечтайсомной дигән хештеглар белән дә билгеләп куя.

Флешмобның максаты – бүген дөньяда таралган коронавирус аркасында карантинда утырган кешеләргә һәм, гомумән, якыннарыңа иминлек теләп, елмаю бүләк итү.

"Новая Кама" һәм "Алабуга нуры" газетасы редакциясе дә читтә калмады һәм әлбәттә, флешмобта катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев