Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты туганнарын янгыннан коткарган малайга рәхмәт белдерде

Яшүсмер өч туганын ут капкан йорттан алып чыккан.

Татарстан Президенты Инстаграм социаль челтәрендә туганнарын янгыннан коткарган яшүсмергә рәхмәт белдерде.
Республика Президенты социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә видео урнаштырган. Анда 14 яшьлек Иван үзләре яшәгән йортта янгын чыгуы һәм аңа үзеннән кечерәк өч туганын үлемнән коткару өчен тәрәзәне ватарга туры килүе хакында сөйли.
Рөстәм Миңнеханов малайның чын герой булуын билгеләп үтте.
Бүген без республиканың Алексеевск районы Зур Алан авылында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр иткән идек. 14 яшьлек үсмер, янгын турында хәбәр итү җайланмасының тавышын ишетеп, ут камап алган йорттан өч туганын урамга алып чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев