Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты «Валдай» дискуссия клубы мәйданчыгында чыгыш ясады

Казанда «Валдай» халыкара клубы утырышы эшли башлады.

Рөстәм Миңнеханов «Валдай» дискуссия клубы мәйданчыгында хәбәр иткәнчә, безнең республика, Үзәк Азия дәүләтләре белән проектларны гамәлгә ашырып, Евразия интеграциясе эшендә актив катнаша. Шулай ук Татарстан «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркемендә тәкъдим ителде, ул безнең илнең ислам дөньясы белән элемтәләрен ныгыта.

Татарстан башлыгы үз чыгышында республиканың көчле икътисади потенциал һәм милләтара татулык аркасында илнең алдынгы төбәкләре арасында булуын искәртте.

Татарстан — бөтен ил кебек үк, күпмилләтле республика, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Казанда «Валдай» халыкара клубы утырышы эшли башлады. Аның темасы — «Яңа дөнья алдында Россия һәм Үзәк Азия — киләчәккә уртак юл». 

Чарада 16 илдән — Россия, Әфганстан, Белоруссия, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Таҗикстан, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция һәм Эстониядән 60 эксперт катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев