Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Роспотребнадзор идарәсе короновирус йоктырмас өчен, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән йөрү тәртибен аңлатты 

Яңа елның традицион массакүләм бәйрәмнәре быел яңа вирус аркасында кыскартылган форматта узачак.

Чыршы тирәли әйлән-бәйләнне балалар бакчаның бер төркеменнән яки бер сыйныфтан булган очракта гына йөртә ала. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. Балалар бакчаларындагы утренникларда, кулны-кулга тотышып, чыршы тирәсендә әйләнергә ярый. Ә менә кайдадыр урамда әйлән-бәйлән ясаганда, балалар бияләй яки перчаткалардан булырга тиеш. Төрле коллективлардан булган балалар өчен әйлән-бәйлән оештыру киңәш ителми. 
«Шулай да бүгенге көндә бездә массакүләм чаралар тыелган. Моңа кадәр оештырыла торган зур чыршы бәйрәмнәрен быел кыскартылган форматта үткәрәбез», — дип сөйләде Любовь Авдонина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев