Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Роспотребнадзор хезмәте хакимиятләргә сәүдә үзәкләре эшен яңартырга тәкъдим итте

Татарстанда коронавирус белән авыручылар өчен буш койкалар проценты һәм тестлаштыру дәрәҗәсе югары дәрәҗәдә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Татарстан Хөкүмәтенә сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы йортлары эшен яңадан башлап җибәрергә тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза. 
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, ТР Министрлар Кабинетына чикләүләрне өлешчә бетерү турында тәкъдимнәр җибәрелә. Алар сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклануы объектларына кагыла. Әмма билгеле бер шартлар бар. 
«Әйтик, кальяннарны тыю, корпоративлар үткәрүне тыю, шулай ук залны 50проценттан да артык тулыландырмау өлешендә», — диде Любовь Авдонина. 
Шулай ук Министрлар Кабинетына урамдагы аттракционнарның эшен рөхсәт итәргә тәкъдим ителде. 
Бер-ике атна элек яңа күрсәткеч кертелде — алдагы ике атнага уртача үсеш темпы. 
«Һәм менә бу күрсәткеч икедән дә артмаска тиеш. Бүгенге көндә ул бездә 0,7 тәшкил итә», — дип билгеләде Татарстанның баш санитар табибы урынбасары. 
Татарстанда коронавирус белән авыручылар өчен буш койкалар проценты һәм тестлаштыру дәрәҗәсе югары дәрәҗәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев