Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Роспотребнадзоры пандемия чорында укытучыларга карата яңа таләпләр турында хәбәр итте

Педагогларга үзара элемтәләрне чикләргә, мөмкин булса укытучылар бүлмәләрен ябарга киңәш итәләр.

Татарстанда, укучыларны Covid-19 йоктырудан яклау максатында, педагоглар өчен яңа тәкъдимнәр кертелде. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, укытучыларга эпидемиологик таләпләрне максималь үтәргә киңәш ителә. Мөмкинлек булса — укытучылар бүлмәләрен ябарга, үзара элемтәләрне чикләргә. 
«Хәзер һәр сыйныфның бер кабинетка беркетелүенә өстенлек биреләчәк, укучылар элеккеге кебек класслар буенча йөрергә тиеш түгел,» — дип билгеләп үтте Авдонина.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе хәбәр иткәнчә, әгәр дистанция сакланса, ягъни укытучы парталарга бер метрдан да якынрак килмәсә, битлек кию мәҗбүри түгел. Ә инде ата-аналар яки башка укытучылар белән сөйләшкән вакытта педагог битлек кияргә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев