Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Роспотребнадзоры республикага коронавирусның өченче дулкыны килү мөмкинлеген аңлатты

Экспертлар вәзгыятьнең тотрыклылыгы үзебезгә бәйле дип исәпли.

Коронавирус белән авыруның өченче дулкынын кайчан көтәргә дигән сорауга матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева җавап бирде. Бу хакта chelny-izvest.ru сайты хәбәр итә.

«Беренче, икенче, өченче дулкын төшенчәләрен куллану бик үк дөрес түгел. Яңа дулкын башлансын өчен авыру очракларының нульгә кадәр төшүе кирәк. Татарстанда коронавирус белән авыруның беренче очрагы узган ел 15 мартта теркәлгән. Шул вакыттан бирле без көн саен авыруның яңа очракларын теркибез. Узган ел ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе яз азагы-җәй башы туры килгән күтәрелеш фазаларын билгеләп үтте, күтәрелешнең икенче фазасы октябрьдән башланды һәм Яңа елга тәмамланды. Бүген республика кимү фазасында, үсеш темпы 0,3 процент тәшкил итә. Әмма авырулар саны нульгә төшеп бетми торып, өченче дулкын турында сөйләшү бик үк дөрес түгел», — ди Миләүшә Җамалиева.

Эксперт билгеләп үткәнчә, эпидемиологик хәл Татарстан халкының үзенә бәйле булачак. Бу — эпидемиягә каршы чараларны ни дәрәҗәдә үтәүгә һәм вакциналаштыруның ни дәрәҗәдә актив баруына бәйле.

ФОТО: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев