Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе: Хезмәт кешесе акча эшләргә тиеш

Россия Конституциясенең 75нче маддәсенә төзәтмә эшчеләр хокукларын яклауны һәм хезмәткә хөрмәтне ныгытачак.

Конституциягә гражданнарның хезмәтен хөрмәт итү турында төзәтмә кертү эшчеләрнең хезмәт хакын директорлар дәрәҗәсенә кадәр арттыру өчен стимул булачак. Бу хакта ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев белдерде, дип хәбәр итә Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

“Барысы да хезмәт ярдәмендә генә мөмкин. Соңгы вакытта ул тиешенчә бәяләнми иде. Хәзер төзәтмәләр кертелә, чөнки хезмәт кешесе акча эшләргә тиеш. Үз вакытында безнең заводта берничә меңгә якын хезмәткәрдән 700гә якыны генераль директордан күбрәк акча эшли иде. Хәзер моны күз алдына китерүе дә кыен, – дип аңлатты ул.

Шамил Агеев Конституциягә төзәтмәләр кертелүгә уңай каравын әйтте, әмма теләсә нинди үзгәрештән соң уйланган эшне тормышка ашыру өчен шактый эш башкарырга кирәклеген билгеләп үтте.

Шулай итеп, Россиянең төп законына кертелә торган төзәтмә гражданнарның хезмәтенә хөрмәтне ныгытачак һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итәчәк, шулай ук дәүләт тарафыннан минималь яшәү минимумыннан да ким булмаган хезмәт хакы гарантияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев