Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы: медицина ярдәме һәркем өчен үз вакытында күрсәтелергә һәм үтемле булырга тиеш

Марат Садыйков илнең Төп законына медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеге турындагы төзәтмәнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «уңайлы медицина ярдәме» яңартылган Конституциядә беркетелергә тиеш, дип билгеләп үтте. Медицина ярдәме һәркем өчен үз вакытында күрсәтелергә һәм үтемле булырга тиеш.
Марат Садыйков фикеренчә, халыкның сәламәтлеге һәм гомер озынлыгын арттыру илнең мөһим бурычлары булып тора. Бу максатларга ирешү өчен гражданнарның үз сәламәтлекләренә җаваплы караш формалаштырырга кирәк. Шуңа күрә бу төзәтмәне Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы бик мөһим дип саный. 
Илнең төп законына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев